Ачы чынбарлык
Китапханәдә сәяси репрессия тоткыннарын һәм корбаннарын искә алу максатыннан «Ачы чынбарлык» дип аталган тарихи сәгать үтте. Чарада бер гаепсез кулга алынган язучылар, райондашлар һәм авылдашларыбыз турында сөйләштек. Насыйровлар гаиләсе турында искә алдык, аларның шәхси әйберләре белән таныштык, яхшы хәлдә сакланып калган пекарняларын карадык. Китап кәргәзмәсендә Ч.Айтматов, А.Солженицын, Ф.Гыймалтдинов, К.Тинчурин китаплары урын алды. Шәхес культы чоры корбаннары онытылырга тиеш түгел!
