Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Россия халыкларының мәдәни мирасы

Каникуллар – ул искиткеч вакыт, аны туганнар һәм якыннар, иң якын дуслар белән үткәрергә мөмкин. Мәктәп лагерына йөрүче балаларны көн саен яңа, истә калырлык чаралар көтә. Мәсәлән: 1 ноябрь көнне китапханәче балалар белән Дымков уенчыгы турында иҗади сәгать үткәрде. Балалар әлеге уникаль рус балчыктан ясалган уенчык булдыру тарихын, яндыру технологиясен һәм рәсем ясау үзенчәлеген белделәр. Ахырда балалар алган белемнәрен эштә кулландылар һәм, халык кәсепенең иң ошаган элементларын кулланып,  үзләренең рәсемнәрен буяп карадылар.