Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әниләр көне

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу вакыйгага Юртыш авылы китапханәсе «Дөньяда бердәнбер әнигә»-дигән тематик сәгать үткәрде. Чара башында китап укучыларыбызга  бу бәйрәмнең барлыкка килүе һәм үсеше, ана йөрәге турындагы гыйбрәтле хикәяне сөйләдек. Шагыйрьләр һәм язучыларның әниләргә багышланган әсәрләре белән таныштырдык.Чара ахырында укучыларыбыз әниләренә багышлап открытка ясадылар һәм аларга изге теләкләр яздылар.