Сөекле Татарстаным!
Татарстан Конституциясе көненә Чернышевка авыл модель китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Ул китап укучыларның киң даирәсенә исәпләнгән һәм Конституциянең барлыкка килү тарихы, конституцион төзелеш нигезләре турында материалларны үз эченә ала. Күргәзмәдә Конституцион хокуклар, дәүләт тарихы, Россия һәм Татарстан дәүләт символикасы, Конституциянең барлыкка килү тарихы турында китаплар, энциклопедияләр һәм белешмә басмалар тәкъдим ителде.
