Халыклар бердәмлеге – дәүләтебез бердәмлеге ул
4 ноябрьдә бөтен ил Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан Коркачык авылы китапханәсендә узган чарада катнашучылар тарихыбыз битләренә виртуаль сәяхәт ясадылар, бәйрәм тарихын, сугыш вакытында халыкны җыя алган һәм Мәскәүне дошманнардан азат итә алган геройлар – Кузьма Минин һәм кенәз Дмитрий Пожарский турында тулырак мәгьлүмат алдылар. Чара барышында Россиянең дәүләт символлары – герб, флаг, гимн турында белемнәрен ныгыттылар «Халыклар бердәмлеге көне ни өчен билгеләп үтелә?», «Ни өчен без бердәм булырга тиеш?» дигән сорауларга җавап эзләделәр, шулай ук төрле милләт костюмнарын киеп карый алдылар һәм Россия халыкларының уеннары белән таныштылар.
