Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап белән күз ачыла, сүз белән тел ачыла

 

        Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына карата Кече Битаман китаплар бирү пунктында әдәби акция үткәрелде. Китап бирү пунктына килүчеләр татар авторларының татар телендә иҗат ителгән әсәрләре тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Үзләренә ошаган китапларны бер-берсенә тәкъдим иттеләр, укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар. Әдәби акция татар әдәбиятын укучылар даирәсен киңәйтергә ярдәм итә.