Балалар һәм театр
25 ноябрьдә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Театр һәм балалар» дигән чара үткәрелде. Китапханә мөдире Казан театрлары, театрда тәртип кагыйдәләре турында сөйләде. Тамашачылар сәхнә арты тормышы белән таныштылар. Ә балалар үзләренең театрга баруы турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бөтенесенә дә Казан дәүләт курчак театры бик ошады икән. «Сабантуй» журналын кулланып, укучылар театрга багышланган төрле башваткычлар чиштеләр. Чарада 15 кеше катнашты.
