Канун һәм хокук
Татарстан Республикасы Конституциясе – Татарстан Җөмһүриятенең төп кануны. Ул 1992 елда кабул ителгән. Республика парламенты татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының төп Канунын- яңа Конституциясен кабул итте. Яңа Конституция республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системаларының нигезләрен ныгытты, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Усад авыл китапханәсендә илебез тарихы, дәүләт символлары, конституция турында китаплар, белешмәләр, энциклопедияләрдән торган күргәзмә оештырылды.

