Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Халык авыз иҗаты атналыгы

  21 ноябрьдән башлап Чувашиле авылы китапханәсендә халык авыз иҗаты атналыгы узды. Атналык барышында даими ике күргәзмә эшләде : “Татар халык авыз иҗаты” һәм “Тәгәри китте йомгагым…”  Мәкаль, мифология, татар халык җырлары, әкиятләре темаларына чаралар оештырылды.