Электрон китапханә – чикләрсез китапханә
Биектау авыл китапханәсендә 3 нче мәктәп укучылары өчен «Электрон китапханә – чикләрсез китапханә» исемле библиографик дәрес үткәрелде. Балаларга китап эзләүдә нинди бушлай электрон сайтлар кулланырга мөмкинлеге турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр. Бүгенге көндә нинди электрон китапханәләр бар? Электрон китапханәләрдә китап эзләү ничек башкарыла? Китапханәче РФ Милли электрон китапханәсе, ТР Милли электрон китапханәсе, Максим Мошков электрон китапханәсе, massolit.xyz, Литрес мисалында аңлатты һәм барлык сорауларга җавап бирде. Балалар төрле электрон китапханәләрне чагыштырып, аларның өстенлекләрен ачыклый алдылар.
