Яңа китапханәгә яңа белемнәр артыннан
Хәзерге дөньяда китапханә эше гел яңарып тора. Традицион китапханә эшенә яңа технологияләр һәм яңа эш методикалары кертелә. Китапханә эше төшенчәсе үз эчтәлеген киңәйтә.
22 ноябрьдә капиталь ремонттан соң Мүлмә авылы китапханәсе рәсми рәвештә ачылды. Китапханәдә җиһазлар тулысынча яңартылды: яңа китап киштәләре, өстәлләр һәм урындыклар. Шулай ук яңа компьютер һәм МФУ(күп функцияле җайланма) бирелде. Яңа китапханәдә укучылар өчен уңайлы шартлар тудырылган: утыру урыннары саны артты, уңайлы җиһазлар, Интернетка чыгу мөмкинлеге бар.
Китапханә укучыларын һәм кунакларын таныштыру өчен ике төрле күргәзмә төзелгән. Аның берсе «Якташ язучылар» дип исемләнгән: анда якташларыбыз Рафис Корбан, Зиннур Хөснияр, Ләлә Гыймадиева, Алмаз Гыймадиев һәм башкаларның китаплары куелган. Икенчесе « Район турында» исемле күргәзмә. Ул күргәзмәдә китапханә эшенең, мәдәният бүлегенең һәм бөтен Биектау районы тарихы турында китаплар тәкъдим ителгән.
