Һәрвакыт әни булсын!
Күп санлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнгә Юртыш авылы китапханәсе «Һәрвакыт әни булсын!»-дигән кычкырып укулар уздырырды. Бу чарада китарханәче китап укучыларга бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде. Укучыларны әниләргә багышланган татар һәм рус язучыларының әсәрләре белән таныштырды. Ана йөрәге турындагы гыйбрәтле хикәяне укыды. Чара ахырында укучылар әниләре турында сөйләделәр,үз куллары белән бүләк ясадылар,аларга матур теләкләр яздылар.
