Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Онытылган һөнәрләр дөньясы мастер-классы

 

Татар-Әйшәсе  авыл китапханәсе «Пушкин картасы» проекты кысаларында Иске Казан урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Онытылган һөнәрләр дөньясы»дигән мастер-класс үткәрде. Чара традицион һөнәрнең – йонны кулдан өрләүгә багышланган. Китапханәче балаларны орчык һәм каба белән бәйле борынгы гореф-гадәтләр һәм ышанулар белән таныштырды.. Сарык йонын эшкәртү өчен нинди кораллар һәм җайланмалар кулланылганын күрсәтте. Мастер-класста җеп ясау процессы ачык итеп күрсәтелгән һәм теләүчеләр  осталар ролендә була алдылар. Ә «Чишмә» фольклор коллективы балаларга борынгы заманда кызларының кич утырышлары ничек үткәнен, ә эшләү күңеллерәк булсын өчен җырлар җырлаганнарын, табышмаклар әйткәннәрен һәм әкиятләр сөйләгәннәрен күрсәтте. Чара тематик күргәзмәсе белән тулыландырылды.