Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Алтын көз язучылары

 

Ноябрь ахырында Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсенең уку залында яшүсмерләр аудиториясе өчен «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Алтын көз язучылары» әдәби викторина уздырылды. Чара блиц-турнир формасында узды. Командалар «Рус шагыйрьләре шигырьләрендә көз», «Хәрефләр буталды», «Көз табышмаклары» конкурсларында катнашып, рус әдәбияты буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында Ф. Тютчев, И. Бунин, А. Некрасов, М. Лермонтов, А. Пушкин, А. Фет һәм башка танылган шагыйрьләрнең  елның иң матур вакыты – көз турында матур һәм җанлы шигырьләр яңгырады. Балалар биремнәрне бик яхшы үтәделәр, командаларның көчләре тигез булып чыкты.