Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тарихи калейдоскоп

Ноябрь ахырында Коркачык авылы китапханәсендә яшүсмерләр аудиториясе өчен «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Тарихи калейдоскоп» викторинасы үткәрелде. Чара блиц-турнир формасында узды. Балалар «Туган як Татарстан», «Татарстан шагыйрьләре һәм язучылары», «Халык костюмы», «Татар халкының яраткан ризыклары»конкурсларында катнаштылар. Балаларга ярдәм итү өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Чара татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм иҗаты турында белемнәрне гомумиләштерүгә ярдәм итте.