Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Йөрәктән йөрәккә

 

Халыкара инвалидлар көненә Олы Битаман авылы китапханәсе мәдәният йорты, Кече Битаман клубы һәм китап бирү пункты белән берлектә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Йөрәктән йөрәккә» дигән тематик кичә үткәрде. Бу дата – календарьда махсус бит. Ул сәламәт кешеләрне мәрхәмәтлек турында уйланырга, ярдәмгә мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга чакыра. Кичә бәйрәм өстәле артында узды, анда яраткан җырлар җырланды, биюләр биелде, хәрәкәтчән уеннар уйналды. Мөмкинлекләре чикле язучылар Ф. Яруллин, Р. Шәрипов, М. Логинова китапларыннан китап күргәзмәсе оештырылды. Бу китаплар барлык авырлыкларны җиңеп чыгу өчен үз көчеңә ышанырга ярдәм итәчәк. Китаплар ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә карата түземлерәк, дустанә мөнәсәбәттә булырга өйрәтәләр.