Биектау үзәк балалар китапханәсе республикада иң яхшысы
ТР ДБМУ «Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» тарафыннан уздырырлган «Ел балалар китапханәсе-2022» һәм «Ел балалар китапханәчесе-2022 » конкурслары йомгаклары буенча бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Биектау үзәк балалар китапханәсе бар.
Үзәк балалар китапханәләре арасында “Китапханә-библиография грамоталылыгын һәм мәгълүмат мәдәниятен формалаштыру буенча балалар китапханәсендә эшне иң яхшы оештыру» номинациясендә безнең балалар китапханәсе 1 урынны яулады.
Катнашучыларның осталыгы, китапханәләрне үстерүдә һәм камилләштерүдә инновацион алым бәяләнде. Балалар китапханәсенең конкурс эше иҗади презентация һәм оригинальлек белән аерылып торды.
Катнашучыларның осталыгы, китапханәләрне үстерүдә һәм камилләштерүдә инновацион алым бәяләнде. Балалар китапханәсенең конкурс эше иҗади презентация һәм оригинальлек белән аерылып торды.
Китапханә диплом һәм 27 меңлек сертификат белән бүләкләнде.
