Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Изге эшләр

3 декабрь Халыкара инвалидлар көне дип игълан ителде. Халыкара инвалидлар көне сәламәтлекләре  чикләнгән  кешеләргә ярдәм итү, аларга җәмгыять тормышында тулы һәм тигез хокуклы катнашуны тәэмин итү өчен булдырылган. Юртыш авылы китапханәсе яраткан һәм актив  китап укучысын әлеге бәйрәм белән котлады. Китапханәче аңа сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Сәламәтлекләре  чикләнгән кешеләр тулы тормыш белән яшәргә телиләр, аларга сәламәт кешеләр тарафыннан хөрмәт, һәм ярдәм кирәк.