Билгесез солдат
Ел саен 3 декабрьдә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәп укучылары белән «Билгесез солдат» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәчеләр балалар белән ни өчен без Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар турында истәлекне сакларга тиешлегебез турында сөйләштеләр. Балаларга сугыштан соң күп еллар узгач, һәлак булган сугышчыларны туган илләренә кайтаручы эзләү отрядлары турында мәгълүмат бирделәр. Китапханәче күргәзмәдәге китаплар белән таныштырды, кыскача күзәтү ясады.
