Игелекле Татарстан
Россиядә 5 декабрь Волонтерлар көне буларак билгеләп үтелә. Кемнәр соң ул волонтерлар? – Алар үзләренә файда алудан бигрәк, башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртучылар. Аларның бар гамәлләре чынбарлыкны яхшы якка үзгәртү, мөхим социаль, мәдәни, экология һ.б.мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Волонтер ул – җәмгыяткә, кешелеккә файдалы эшләрне үз теләге белән бушлай, бернинди дә матди ярдәмгә исәп тотмыйча башкаручы кеше, оешма. Әлеге көн уңаеннан Усад авыл китапханәсендә волонтерлык хәрәкәте турында укучылар өчен стенд әзерләнде. Биредә волонтерлык хәрәкәте турында брошюралар һәм «Без бергә», «Россия волонтерлары» дигән анкеталар урнаштырылды.
