Илнең төп законы
Һәр елны 12 декабрьдә Россиядә Дәүләт Конституциясе көне билгеләп үтелә. Россия Конституциясенең тарихы озын. Ул төрле заманнарны, кайчак бик үк яхшы булмаганнарын да кичергән. Россиядә бүгенге көндә гамәлдә булган Конституция – демократизм принципларына нигезләнгән һәм РФ гражданы булган һәр кешенең мәнфәгатьләрен якларга тиеш булган принципиаль яңа закон. Чернышевка авыл китапханәсендә бу дата уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләргә Конституция тарихы һәм Россиянең дәүләт символикалары турында сөйләнде.
