Конституция- илнең нигез ташы
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөхим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик хокукый федератив дәүләт итеп игълан итте. Гражданлык җәмгытенең асыл кыйммәтләрен – шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокукларын яклауны раслаган әлеге Закон белән таныштыру өчен Усад китапханәсендәкүргәзмә оештырылды. Укучылыр игътибарына әлеге темаларны яктырткан китаплар, брошюралар тәкъдим ителде.

