Ватан геройлары көне
12 декабрь көнне Биектау районының Озерный мәктәбендә Шигали авылы китапханәчесе тарафыннан маршал К.К. Рокоссовский турында әңгәмә үткәрелде. Балалар Советлар Союзы героеның биографиясе белән таныштылар, авыр мәсьәләнең зирәк чишелешен таба белгән полководецның характеры ачылган китаплар һәм фильмнар турында сөйләштеләр. Укучылар легендар маршал казанышлары һәм батырлыклары сокландылар.
