Татар халкының тарихы орнамент мотивларында
14 декабрь көнне «Пушкин картасы» проекты кысаларында Мүлмә авылы китапханәсе «Татар халкының тарихы орнамент мотивларында» дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында катнашучылар татар халык орнаментының төрләре белән таныштылар. «Татар орнаменты» исемле презентация карадылар. Презентацияседә татар костюмының милли бизәкләр белән бизәлгән элементлары күрсәтелгән иде. Шулай ук китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә: «Искусство войлока в тюркском мире: история и современность», «Ювелирные украшения тюркских народов Евразии», «Магия узора», «Татарский костюм» һ.б. китаплар куелган иде. Чара азагында теләгән һәркем үз куллары белән татар бизәген кулланып, брошь ясый алды.
