Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татар халкы тарихы орнамент мотивларында

 

18 декабрьдә Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе «Пушкин картасы» проекты буенча «Татар халкы тарихы орнамент мотивларында» фольклор сәгате үткәрде. Чара башында китапханәче орнамент нәрсә икәне, татар орнаментының барлыкка килү тарихы, аның төрләре турында сөйләде. Орнамент – искиткеч хикәяче. Аңа күз салу белән, ул туган төбәге һәм туу вакыты, үз халкы һәм аның кичергән вакыйгалары турында сөйләр. «Татар орнаменты» презентациясе дә кызыклы булды. Бу тематика буенча китаплар да катнашучыларны кызыксындырды. Аннары яшүсмерләр, 2 төркемгә бүленеп, татар орнаментлары белән бизәп, китап өчен кыстыргычлар ясадылар. Эш процессы аларны шулкадәр мавыктырды, вакытның узуы сизелмәде дә.