“Фәнни.Күңелле.Эчтәлекле.”
5 декабрь көнне Биектау авыл китапханәсендә, Яков Перельманга багышланган,“Фәнни.Күңелле.Эчтәлекле.” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Яков Перельман – рус һәм совет математигы, физик, укытучы, журналист. Китапханәче укучыларны галимнең тормыш юлы, аның хезмәтләре, китаплары белән таныштырды. Китап күргәзәмәсендә урын алган китаплар физика, математика фәннәрен үзләштерүдә, иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә ярдәм итә.
