Яңа елны бәйрәм итү традицияләре
Барлык бәйрәмнәр арасында Яңа елны каршы алу дөньядагы барлык халыкларның иң көтелгән һәм иң яраткан бәйрәме булып санала. Бүген балалар белән «Яңа елны бәйрәм итү традицияләре» темасына әңгәмә һәм йорт бизәү өчен бизәк чыбыктан «Чыршы уенчыгы» мастер-классы үткәрелде. Аннары, китапханәче балаларга «Салават күпере» журналыннан Яңа ел уенчыклары барлыкка килү тарихы турында статья укыды. Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтү гадәтләре Петр I заманында Россиядә барлыкка килә. Патша үзенең указы белән 1700 елның 1 гыйнварында Кунак сараенда куелган үрнәкләр буенча йортларны Яңа ел һәм яңа гасырга бизәргә котларга әмер бирә. Яшь мастерлар бәйрәм атмосферасы булдыру өчен бик теләп Яңа ел бизәге әзерләделәр!
