Өйрәнәбез һәм ясыйбыз
Ямаширмә авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Өйрәнәбез һәм ясыйбыз» дип аталган энә ясау буенча мастер-класс узды. Тукыма кисәге, җепле энәләр, атлас тасмалар һәм иҗади илһам ярдәмендә чарада катнашкан яшүсмерләрнең һәрберсе үзенең фантазиясен һәм иҗади алымнарын кулланып, уникаль энә савыты ясады.Чара барышында балалар бик нык бирелеп эшләделәр, бер-берсенә киңәшләр бирделәр һәм искиткеч нәтиҗәгә ирештеләр! Мастер-класс «Халкымның һөнәр авазы» дигән тематик китап күргәзмәсе белән ныгытылган иде, аның ярдәмендә йорт хуҗалыгы, кул эшләре, тегү, чигү, бәйләү буенча белемнәрне баетырга мөмкин булды.
