Татар бизәкләре
Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Дачное авыл китапханәсендә «Татар бизәкләре» диеп исемләнгән чара узды. Укучылар өчен әлеге темага китап һәм татар халкынын милли киемнәре күргәзмәсе оештырыла. Китапханәче татар халкының милли бизәкләре турында сөйләде, чигелгән сөлге, элек кызлар иңен бизәгән ефәк шәлне күрсәтте. Укучыларны татар милли костюмы – камзул, читекләр, түбәтәй, калфак белән таныштырды. Милли киемнәрдәге детальләр турында сөйләде, бизәнү әйберләре, ир-ат һәм хатын-кызларның киенү рәвешләре, татар халкының көнкүреше турында сөйләде. Чара мастер-класс белән тәмамланды.
