Яңа ел килә!
Кайсы гына бала мультфильмнар карарга яратмый икән? Бүген балалар тормышын алардан башка күз алдына китерү дә кыен. Сөйкемле, сокландыргыч, көлкеле, күңелле, шәфкатьле алар, мультфильмнарның гыйбрәтле геройлары. Аларны балалар гына түгел, өлкәннәр дә ярата. Чернышевка авыл китапханәсендә төрле яшьтәге балалар өчен «Мультпарад китапханәдә» дигән исем астында яңа ел мультфильмнарын карау уза.
