Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Балалар йөрәгенә юл ачып

 

Язучы якташыбыз Рафис Корбанның балалар өчен язу сәләте бар, ул балалар өчен күп кенә китаплар авторы. Аның шигырьләрен рус теленә шагыйрьләр Сергей Малышев һәм Сергей Махотин тәрҗемә итә. Ул танылган татар язучылары Г. Тукай, Ш. Галиев, Р. Миңнуллин традицияләрен дәвам итүче. Күп кенә курчак театрларында Р. Корбан пьесалары буенча спектакльләр куела. Шагыйрьнең татар балалар шигъриятен баеткан рус әдәбияты классикларын тәрҗемә итүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Аның тәрҗемәләре ярдәмендә бөек әкият остасы Корней Чуковский татар телендә «сөйләшә башлаган». Р. Корбан әсәрләре нәни йөрәкләрне җылыта торган эчке яктылык белән сугарылган. Шагыйрьнең шигырьләре яшь укучысын иң гади әйберләр аша гаҗәп, көтелмәгән ачышларга китерә ала. 10 январьда Рафис Корбанның туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә әдәби сәгать үткәрелде. Балалар язучының иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен укыдылар, серле шигырь – табышмакларын чиштеләр, аның шигырьләренә җырларны искә төшерделәр. Китапханәче язучының китапханә фондында булган китапларына күзәтү ясады.