Милли парклар һәм тыюлыклар көне
11 январь көне Россиядә Тәбигый тыюлыклар һәм милли парклар көне буларак билгеләп үтелә. Бер гасыр элек илебез территорясендә тәүге дәүләт тыюлыгы – Баргузинский тыюлыгы ачылган. Махсус сакланышлы тәбигый территорияләр дәүләт законнары нигезендә саклана. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Усад авыл китапханәсендә табигать хәзинәләре, тереклек, җир-су хайваннары һәм үсемлекләре турында мәгълъмат алу өчен, китап күргәзмәсе ясалды.
