Табигать сак астында
Экологик тәрбия кысаларында һәм 11 гыйнварда билгеләп үтелә торган тыюлыклар һәм милли парклар көненә Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсенең уку залында яшь укучылар мультимедиа презентациясе ярдәмендә Россиядә иң борынгы Баргузин тыюлыгы буенча виртуаль экскурсия үткәрделәр, аның тарихы, тыюлык территориясе флорасы һәм фаунасы белән таныштылар, сакланган урыннарда үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен белделәр. Китапханәче чараны табигать турында китаплар һәм журналлар белән тулыландырды.
