Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Кышкы маҗараларга бай китаплар

 

Кыш! Елның гүзәл, сихерле, матур вакыты! Кышкы табигатьнең тылсымлы матурлыгы күп кенә рәссамнарны, язучыларны һәм шагыйрьләрне рухландыра һәм иҗатка илһамландыруын дәвам итә. Классика һәм заманча әдәбият, тылсымлы әкиятләр, шигырьләр һәм хикәяләр тылсымлы кышкы көннәрнең рухына үтеп керергә ярдәм итә. Коркачык авыл китапханәсенең яшь укучылары “Кышкы маҗараларга бай китаплар” чарасы вакытында кыш фасылына багышланган әсәрләр белән таныштылар. Укырга «Снежная королева», «По щучьему велению» әкиятләре тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар шулай ук халык сынамышлары, кыш турында табышмаклар белән таныштылар.