Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Әкияттә кунакта

«Почемучки» мәнфәгатьләре буенча клубка йөрүче укучылар күләгәләр театры белән таныштылар. Балалар күләгәләр театрының барлыкка килү тарихын белделәр һәм спектакль уйнап карадылар. Сюжет белән исә бөтен кешегә билгеле “Өч дуңгыз баласы” әкиятен алдылар. Балалар рольләргә бүленеп, геройларның репликаларын зур кызыксыну белән укый башладылар. Шул ук вакытта алар укучыга игътибарлы булдылар, репликаларның чиратын бутамаска тырыштылар. Чара балаларга бик ошады, хәтта өйдәгеләрне дә күләгәләр театры белән таныштырырга булдылар.