Татарстан музейлары
Россиядә ел саен «Музей һәм балалар» атналыгы билгеләп үтелә. Музей – балалар белән барырга кирәк булган урын. Музейлар һәм балалар туры килми дип шикләнергә дә кирәкми. Әгәр дә балага кече яшьтән үк патриотизм хисе һәм билгеле бер әхлакый кыйммәтләр сеңдерәсе килә икән, мәдәният һәм сәнгать һәйкәлләре саклагычына барырга бик тә киңәш ителә. Олы Битаман авылы китапханәсе китапханәчесе «Татарстан музейлары» дигән презентация күрсәтте. Күрсәтү алдыннан ул музейларның нинди төркемнәргә бүленүе, Татарстанда нинди музейлар барлыгы турында мәгълүмат бирде. Чара ахырында балалар үзләренең музейларга сәяхәтләре турында тәэсирләре белән уртаклашты.
