Язучының китаплары битләре буйлап
27 гыйнварда Россиядә истәлекле дата – Ленинград блокадасын туктату көне билгеләп үтелә. Шәһәрне саклаучылар арасында Даниил Александрович Гранин да булган. 1 январьда Совет һәм Россия язучысы, киносценарист, җәмәгать эшлеклесе, Бөек Ватан сугышында катнашучы Даниил Александрович Гранинның (1919-2017) тууына 105 ел тулачак. Бу уникаль кеше Социалистик хезмәт герое, СССР Дәүләт премиясе, РФ Президенты премиясе һәм РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты буларак, шулай ук Санкт-Петербургның мактаулы гражданы буларак истә калган. Даниил Гранинның биографиясе, аның иҗади юлы илнең тарихи этаплары белән туры килә. Чернышевка авылы китапханәсендә Гранин иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды.

