Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Язучы һәм солдат

Январь аенда Ленинград блокадасыннан чыгуга 80 ел тула. Шәхәрне яклаучы сугышчылар арасында быел 105 еллыгы билгеләп үтелүче танылган рус язучысы Даниил Гранин да катнаша. Озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үткән  язучының әсәрләре дә тормышчан, гыйбрәтле. Усад авыл китапханәсендә язучының әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды. Сугышта үзе катнашкан кеше буларак, язучының сугыш вакыйгаларын, кеше психологиясен нечкә тоемлап язылган әсәрләре бүгенге көндә дә укучылар тарафыннан яратып укыла.