Китаплар йорты
Яшь чикләнүе : 6+
Авыл китапханәсе халыкның гореф гадәтләрен, матур сыйфатларын, рухи хәзинәсен буыннан – буынга тапшыру бурычын башкаручы, халыкны зур дөньяга алып чыгучы ишек. Китаплар йорты – авылда иң төп тәрбиячеләрнең берсе. Чыршы авыл китапханәсендә «Китаплар йорты» дип исемләнгән китапханәгә сәяхәт,әңгәмә үткәрелә. Балаларга китапларның килеп чыгуы, ни өчен бергә җыюлары, китапханә сүзенең мәгънәсен аңлатачак. Балалар китапларның һәрберсе билгеле урынга, тәртип белән куелып сакланулары, һәр китапның номеры булуы турында беләчәкләр. «формуляр», «каталог» дигән яңа терминнар белән танышачаклар. Балаларда киләчәктә тормыш куйган сынауларга бирешмичә яшәү өчен белемле булу, тырышлык, сабырлык кебек сыйфатларны матур әдәбият тәрбияли. Китап белән дуслашуда китапханә зур роль уйный.

