Батырлык шәһәре Ленинград
26 Гыйнвар 2024 в 15:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Коркачык авылы китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Ленинград блокадасы… 900 көнгә сузылган батырлык һәм фидакарьлек. Россия тарихының 2 миллионнан артык кеше гомерен алып киткән фаҗигале һәм бөек бите безнең хәтеребездә мәңге сакланыр. Чарада катнашучылар Ленинград блокадасы, андагы кешеләргә нинди сынаулар аша узарга туры килүе турында беләчәкләр. Китапханәче блокадникларның икмәк нормасы, Ленинград блокадасында яшәгән балалар, Таня Савичеваның көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәр тормышы турында, кызның акрынлап якыннарын югалтуы һәм блокада вакытында ялгызы калуы турында да сөйләячәк.

