Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

А. Гайдарның китап битләре буенча

 

   Биектау авыл китапханәсендә Аркадий Петрович Гайдарның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать узды. Чарада балалар язучы һәм аның китаплары турында кызыклы мәглүмат алдылар. Язучының «Тимур һәм аның командасы» исемле танылган әсәре белән таныштылар. Укучылар тимурчыларның игелекле эшләре һәм гамәлләре турында кызыксынып тыңладылар. Чара бик күңелле һәм файдалы үтте.