Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үлемне җиңгән шәһәр

 

Ленинград шәһәренең камалыштан чыгуына 80 ел тулу хөрмәтенә батырлык сәгате үткәрелде. Мүлмә авылы китапханәсе мөдире документаль фильм күрсәтте, укучыларны Бөек Ватан сугышы тарихында булган зур вакыйга белән таныштырды. Камалышта калган Ленинград шәһәре турындагы тарихи фактларны һәм фашизмны җиңү бәясе турында сөйләде. Чарада Мүлмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Укучылар үзләре дә концерт номерлары белән чыгыш ясадылар: яшь армиячеләр җырладылар һәм «Дневник Тани Савичевой» китабыннан өзекне сәхнәләштереп күрсәттеләр. Чарага төп кунаклар булып, махсус хәрби операциядан туган авылларына ялга кайтучы, абыйлы-энеле Шәйхиевлар килделәр. Алар чараны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.