Ленинград нык торды һәм җиңеп чыкты
2024 елның гыйнварында Ленинград блокадасын тулысынча бетерүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Бу истәлекле көнне Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсенең яшь укучылары өчен Ленинград һәм ленинградлылар батырлыгына багышланган батырлык сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар «Блокада хроникасы» документаль фильмын кызыксынып карадылар, китап-иллюстратив күргәзмә белән таныштылар, бик күп кызыклы тарихи фактлар белделәр. Китапханәче тема буенча нәфис әдәбиятка күзәтү ясады, А.Ахматова, Е. Вечтомова, О. Берггольцның Блокадалы Ленинград турында шигырьләрен кычкырып укыды.
