Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гасырлар аша, еллар аша хәтерләгез!

2024 елның 27 гыйнварында Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел тула. Блокада- Ленинград тарихында куркыныч чор. Бу көнгә Юртыш авыл китапханәсе «Гасырлар аша, еллар аша хәтерләгез!»-дигән хәтер сәгате үткәрде. Китапханәче китап укучыларга чолгап алынган Ленинград шәһәрендә яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде: ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар. Бу авыр еллар турында видеолар күрсәттелде. Чарага Юртыш авылында яшәүче сугыш чоры баласы Мөхәммәдиярова Әлфия чакырылды.Ул үзенең авыр балачагы турында сөйләде.Яшь буын сугыш, сугыш чоры балаларының язмышы турында күбрәк белергә теләп, күп сораулар бирде. Чара ахырында китап укучылар «Ленинрад блокадасы»-дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.