Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Блокада боҗрасы

Ленинград блокадасы- Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале, иң күп кешенең гомерен алып киткән аянычлы вакыйгаларның берсе. Әлеге боҗрада Ленинградлылар 872 куркыныч көн һәм төн үткәрә. Сугышчыларыбызның, ополченецларның тиңсез батырлыгы, аларның җиңүгә ышанычлары, шәһәрлеләр өлешенә килгән гаять авыр сынаулар , ачлык, даими бомбалар төшүе ленинградлыларны сындырмый, шәһәр авырлык белән булса да яшәвен дәвам итә. Усад авыл китапханәсендә әзерләнгән китап күргәзмәсе шундый авырлыклар кичергән халыкка азатлык бүләк иткән тыл хезмәтчәннәре, фронтовиклар, боҗрада утыручыларның хатирәләрен чагылдырган әсәрләрдән тора.