Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Татьяналар көне

Чернышевка авыл модель китапханәсендә Россия студентлары көненә багышланган «Татьяналар көне» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. «Аның исеме Татьяна иде» дип  аталучы   беренче бүлек китап укучыларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра. Икенче «Укы, шәкерт» бүлеге укуга, төгәл фәннәргә багышланган. Өченче «Төрле-төрле Татьяналар» бүлегендә матур әдәбият китаплары тәкъдим ителә, аларның авторлары барысы да Татьяналар: Устинова, Полякова,  Веденская, Толстая, Булгакова.