Интернетка куркынычсыз юл
6 Февраль 2024 в 12:00
Түләүсез
МБУ «Биектау ҮКС» Шәпше авыл китапханәсеЯшь чикләве: 6+
Шәпше авыл китапханәсе балаларны «Интернетка куркынычсыз юл» дигән танып белү сәгатенә чакыра. Китапханәче катнашучыларны интернетта үз-үзеңне дөрес итеп тоту кагыйдәләре белән таныштырачак. Әңгәмә барышында балалар интернетның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләячәкләр. Презентация ярдәмендә компьютер тарихына экскурсия ясаячаклар, компьютер тематикасына багышланган табышмаклар һәм ребуслар чишәчәкләр. Ахырда балаларның яраткан геройлары гади һәм аңлаешлы формада интернетның кеше өчен файдасы турында сөйли торган «Фиксики – Интернет» мультфильмын караячаклар.

