Тылсымлы әкиятләр дөньясында
Ел саен гыйнвар аенда китапханәләр үз укучыларын атаклы Урал язучысы П.П. Бажовның тормышы һәм иҗаты белән таныштырырга, яраткан әкиятләрне укып чыгарга чакыра. Чарага Дөбъяз урта мәктәбенең 3В сыйныф укучылары чакырылган иде. Чара барышында балалар, кычкырып укулар аша, авторның биографиясенең кызыклы фрагментлары белән таныштылар, Павел Бажовның иҗади юлының башлануы турында белделәр. Укучыларда интерактив уены кызыксыну уятты.
