Укыйбыз — остарабыз
Кул эше – күптәнге кызлар һәм хатын-кызларның яраткан шөгыле. Кышкы кичләрдә хатын-кызлар бер өстәл артына җыелып, чигу чигеп, тегеп утыралар иделәр. Менә Шигали авылы китапханәсендә гыйнвар ахырында кул эше осталары җыелды. Кул эше өчен тема энә кадагыч темасы сайланды. Шигали авылы китапханәчесе китапханә фондында булган иҗат һәм кул эше, милли бизәк буенча китаплар күрсәтте. Чараны алып баручы шулай ук эшнен этапларын да аңлатты. Кызлар бик матур итеп сөйләшеп, тәҗрибә уртаклашып, кул эшләре алып бардылар.
