Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Студентлар бәйрәме

 

25 гыйнвар студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент булган һәркем әлеге елларын сагынып искә аладыр.  Әлеге бәйрәмне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, кайчандыр студент булган, инде ул яшьлек  еллары артта калган кешеләр дә көтеп ала. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Усад авыл китапханәсендә дуслык, яшьлек, мәхәббәт хисләре белән сугарылган, истәлекле елларны тасвирлаган, студентлар тормышы, укытучылар язмышы турында китаплардан күргәзмә оештырылды.